2014 елның 15 февралендә ТР Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә Урмановлар гаиләсенең “Алтын туй” тантанасы билгеләп үтелде. Никахлашуларына ярты гасыр үтеп китсә дә, алар һаман шулай якты йөзле, киң күңелле булып кала белгәннәр. Һәм инде шушы истәлекле көннәрендә дә кулга-кул тотынышып килгәннәр. Аларны котлап балалары да килгән иде. Урмановлар гаиләсе бу истәлекле көннәрендә ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан котлау сүзләре, аларның иң изге теләкләрен ишеттеләр һәм, әлбәттә, юбилярларга Юбилей таныклыгы тапшырылды,шулай ук бу олы көннең истәлеге итеп почет кенәгәсенә имзалар куелды.