2014 нче елның 14 февралендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парларны котладылар. Бәйрәмгә 45 ел бергә гомер кичерүче Мартыновлар һәм 35 бергә гомер кичерүче Рудых гаиләләре чакырылган иде. Бу күркәм гаиләләр яшьләр өчен сабырлык, хисләргә тугърылык, тормышка позитив карау үрнәге булып торалар. Юбилярлар бәхетле гаилә тормышы серләрен ачып, киләчәккә яшь буынга теләкләрен җиткерделәр. ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина парларны гаилә бәйрәмнәре белән котлап истәлекле буләкләр тапшырды.