Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге халыкара сәламәтлеге чикләнгән кешеләр көненә багышлап, озак еллар бергә гомер иткән парларны котлауны оештырды.

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе

Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге халыкара сәламәтлеге чикләнгән кешеләр көненә  багышлап, озак еллар бергә гомер иткән парларны котлауны оештырды.  Шушы көннәрдә Абраровлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте. Тәлгать Зияф улы 40 ел гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, ә Зия Нурмөхәммәт кызы нефть өлкәсендә хезмәт куйган. Зия Нурмөхәммәт кызы өчен икеләтә бәйрәм булды, чөнки аңа нәкъ бу көнне 80 яшь тулды. Аларның озак еллар бергә матур итеп яшәүләре, бер-берсенә тугрылыгы күпләргә өлге итеп алырлык. Бүгенге көндә алар үзара йөрәк җылысын саклап, иңне-иңгә куеп, аңлашып гомер итәләр.

Юбилярларны ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мурсалимова, 2 нче санлы мәктәпнең профсоюз комитеты рәисе Р.Хайруллина, “Мехсервис-НПО” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять  җитәкчесе А.Мухамадеев һәм сукырлар оешмасы вәкиле О.Лыкова тәбрик иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International