2013 елның 18 нче октяберенда Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Марат һәм Ләйсән Мазитовлар гаиләсенең икенче балаларын тантаналы рәвештә теркәү һәм ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды

2013 елның 18 октябре, җомга

2013 елның 18 нче октяберенда Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Марат һәм Ләйсән Мазитовлар гаиләсенең икенче балаларын  тантаналы рәвештә теркәү һәм ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Ата-ана теләге белән улларына Алмаз исеме кушыла. Уз исемен соклангыч эшләре белән матурлап яшәр дип ышанып калабыз.

Яшел Узән районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсенең урынбасары мөдире М.Р.Хафизов әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын дөрес куллану тәртибен аңлатты.

Тантана истәлекле бүләкләр тапшырылуы һәм фотога төшү белән тәмамланды.

Шуны әйтеп узырга кирәк, 9 айда Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 1293 туу турында акт язылды, узган елга караганда 5.8% кубрәк .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International