Өлкәннәр көнендә район үзәгендә күптән көтелгән тантана булды – Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол калган хатыннарына төзелгән күпквартиралы йортның фатир ачкычларын хуҗаларына тапшырдылар.
Кызганыч, Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда, Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны көннән-көн кими. Фатир алучылар арасында бер фронтовик та юк иде. Торак аларның тол калган хатыннарына бирелде. Моңа кадәр Чирмешән, Шешминка, Югары Кармалка, Әмир, Ивашкино, Утыз Имән, Иске Элмәле, Керкәле, Якты Тау, Иске Сережкино авылларында нык таушалган, тузган өйләрендә гомер иткән унбиш әби Юлчылар урамындагы йортта яшәячәк. Монда бөтен уңайлыклар бар.
- Сез мондый торакны күптән, ирләрегез исән вакытта алырга тиеш идегез, - диде йортны ачу тантанасында район башлыгы Наил Зарипов. - Бөек Җиңүдә сезнең ирләрегезнең дә өлеше зур, рәхмәт.