Гаилә елын ачуга багышланган Бөтенроссия форумында Татарстан Республикасы стендында Мамадыш ГХАТ бүлеге исем тарихына һәм шәҗәрә төзү нигезләренә багышланган үз программасын тәкъдим итте

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Мәскәү шәһәрендә гомер итүче Эльяна һәм Рауль Азизовлар программага зур кызыксыну, татар халкына зур хөрмәтләрен белдерделәр.

Алар, үз чиратында, быел 10 еллыгын билгеләп үтүче гаилә тарихы белән уртаклаштылар. Яшьләр социаль челтәрләрдә таныштылар. Озак аралашмыйча, беренче очрашуларын романтик Питерда билгелиләр, анда Эльяна туган ягы Карелиядән оча.

Азизовлар туган якларында Әзербайҗанда матур туй үткәрәләр.

"Татарстан, Казан - безнең мәхәббәтебез. Шуңа күрә без сезнең территориягә беренче булып кердек. Сезнең аш-су, мәдәният, кунакчыллык соклану уята. Хыялыбыз - татар телен һәм милли ризыкларыгызны әзерләргә өйрәнү " - дип уртаклашты ир белән хатын. Хыял якынаер өчен, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова Азизовлар гаиләсенә татар милли кулинариясе китабын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International