Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2024 елның 25 гыйнварында Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева катнашында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Республика ГХАТ Идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина үз докладында 2023 ел йомгаклары буенча Татарстан, элеккечә, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында гаилә-демографик үсеш өлкәсендә иң югары күрсәткечләр күрсәтә, дип билгеләп үтте. 1000 кешегә исәпләгәндә дә, абсолют сан буенча да республика туу турында актлар буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора. Хисап чорында аларның саны 36766 тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 0,4% ка кимрәк. Шул ук вакытта кимү темплары узган ел белән чагыштырганда сизелерлек акрынайган. Татарстанда күп балалы гаиләләр саны 2008 елдан бирле өзлексез арта бара. Бу халык санын тотрыкландыруның мөһим факторы булып тора, аның алга таба үсеше өчен перспективалар формалаштыра.

Республикада һәр бишенче бала 2023 елда «Бала тууы» суперсервисы ярдәмендә теркәлгән – бу 7687 бала.

Татарстан Республикасында шулай ук Идел буе федераль округында 1000 кешегә үлемне теркәү буенча иң түбән дәрәҗә билгеләнә. 2022 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч буенча кимү 5 процентка якын тәшкил итте. Барлыгы 42736 үлем акты теркәлгән, бу пандемиягә кадәрге 2019 ел белән чагыштырганда азрак.

Элеккечә, Татарстан гаилә берлекләре саны буенча Идел буенда абсолют лидер. 2023 елда аларның саны 25219 тәшкил иткән.

Республикада никахны өзү турында теркәлгән актлар саны тотрыклы кими – хисап чорында 14266. Икенче ел рәттән алар 2,1 процентка азрак теркәлә. Аерылышкан никахлар саны буенча республикада Идел буе федераль округында иң түбән күрсәткечләрнең берсе (1000 кешегә 3,6). Никахны өзүнең 78% тан артыгын республиканың ГХАТ органнары суд карарлары буенча рәсмиләштергән.

Идарә узган ел дәвамында гаилә традицияләрен популярлаштыру, аеруча яшьләр арасында ныклы гаилә кыйммәтләрен алга сөрү буенча зур системалы эш алып барды.

2023 елда Татарстан Республикасы ГХАТ органнары тарафыннан 17867 никахлашу тантанасы, 11000 нән артык исем кушу, 3171 гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү үткәрелде, шуларның 1900 дән артыгы 50 ел бергә яшәгән, ә 369ы – «бриллиант» юбилярлар (60 ел), бер пар таҗ туйларын билгеләп үтте (75 ел).

2023 елда Балтач муниципаль районыннан Зиятдиновлар гаиләсе Татарстаннан иң танылган яшь гаилә булды. Аларның туй тантанасы Татарстан Республикасы Рәисе катнашында Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы мәйданчыгында борынгы татар йолаларын үтәп узды.

2024 елның 23 гыйнварында ирле-хатынлы Самат һәм Сөмбел Зыятдиновлар Мәскәү шәһәрендә ВДНХда «Туганнар-Яратканнар» Бөтенроссия гаилә форумы кысаларында Россия Федерациясендә Гаилә елын ачуга багышланган чарада катнаштылар, программаның үзәк өлеше «Россия йөрәге» гаилә учагын кабызу тантанасы булды һәм Зыятдиновлар «ут» касәсен Татарстан Республикасына алып кайттылар.

Татарстан ГХАТ органнары эшенә республика Премьер-министры урынбасары Л.Р.Фазлыева йомгак ясады. Үз чыгышында ул ГХАТ органнары хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин Указы белән игълан ителгән Гаилә елында иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары белән берлектә традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән зур эш башкарылачагын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International