30 декабрь көнне Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе Шушляковлар Андрей Александрович һәм Наталья Николаевнаның туйларын үткәрде

2022 елның 30 декабре, җомга

Парларның бергә гомер итүенең кырык еллык юбилее Яңа ел бәйрәмнәре белән туры килде. «Казан» Гаилә үзәгендә якыннары һәм туганнары белән өч матур бала тәрбияләгән, дүрт оныклары булган бу искиткеч, уңай, энергияле һәм шат күңелле пар хөрмәтләнде.

Котлаулар белән Казан шәһәре ГХАТ идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Елена Студеникина чыгыш ясады һәм аларны 2032 елда «Алтын» туйга чакырды. Барыгызга да яңа 2023 ел белән бәйрәм кәефе телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International