Яшел Үзән районы ГХАТ бүлегендә 700 нче пар өйләнешкән

2022 елның 25 декабре, якшәмбе

Узган шимбәдә 2022 елның декабрендә Яшел Үзән районы ГХАТ бүлеге тарафыннан 700-нче пар теркәлде. Юбилей пар булып Михайлов Владислав һәм Валентина булдылар. Яшьләрнең матур мәхәббәт тарихы, ике йөрәкне бербөтенлеккә тоташтырды һәм аларны никахларын теркәргә карар итте. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яңа өйләнешүчеләрне бәхетле вакыйга белән котладылар, аларга беренче гаилә документы – никахлашу турында таныклыкны һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар. Аларны юбилей пар дип игълан итү яңа өйләнешүчеләр өчен күңелле «сюрприз» булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International