Әлмәт шәһәрендә 1700 бала туган

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

2021 елның 12 октябрь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1700 бала туу турында акт теркәлде. 10 октябрь көнне Китаев Алексей Николай улы һәм Мария Виктор кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Лия исеме кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әнисенә беренче дәүләт документын – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International