Чистай ГХАТ идарәсендә Әтиләр көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 15 октябре, җомга

Россия Президенты В.В. Путин Указы белән 2021 елда беренче тапкыр Әтиләр көне гамәлгә куелды.

«Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата-аналарның әһәмиятен арттыру максатыннан, Әтиләр көнен билгеләргә һәм аны октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтәргә карар бирәм", - диелә Указда.

Бәйрәм алдыннан Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Динара Наилевна Җәләлова яңа туган балаларны теркәү өчен мөрәҗәгать иткән әтиләрне котлады.

Гаиләдә бала туу-бәхетле, шатлыклы вакыйга. Шул ук вакытта бу чор күңелле мәшәкатьләргә дә бай, алар әтиләр җилкәсенә дә төшә. Беренче чиратта баланың төп документын-туу турында таныклыкны рәсмиләштерергә. Чөнки әниләр бала тудыру йортында һәм әтиләр күпчелегендә бу мактаулы миссияне үз өстенә ала.

«Иң яхшы әти» символик медален тапшырганда, Динара Наилевна әтиләргә балалары өчен бу исемгә һәрвакыт туры килүләрен, аларның мәхәббәтләрен һәм кайгыртуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International