Зирәклек, игелек һәм хөрмәт көне – безнең остазлар белән очрашып, аларга мәхәббәт һәм рәхмәт сүзләрен белдерү өчен тагын бер искиткеч форсат.
1 нче октябрь көнне ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Түбән Кама шәһәренең ГХАТ бюросының беренче мөдире Нина Николай кызы Тарасова һәм Түбән Каманың күп кенә гаиләләренә танылган тантаналар регистраторы Гөлгенә Әзһәм кызы Вәлиевада кунакта булды. Коллектив исеменнән Гүзәл Ислам кызы безнең кадерле ветераннарыбызны бәйрәм белән котлады, аларга нык сәламәтлек һәм иминлек теләде.