Көзне алтын диләр, ә кеше үткән гомерне – алтын еллар дип атыйлар. Бүген без әти-әниләребезгә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, остазларга һәм өлкән иптәшләребезгә ихлас мәхәббәт һәм чиксез хөрмәтебезне белдерәбез, аларга сабырлыклары, эчкерсез, зирәк киңәшләре, ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәбез.
“Сүнмәс мәхәббәт” чаралары циклын тәмамлау Түбән Кама ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина исеменнән Түбән Кама никахлашу Сараеның дус коллективында хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче пенсионерларны бәйрәм белән котлау булды. Бу – Яковлев Анатолий Леонидович – кул остасы һәм Фокеева Вера Вячеславовна – безнең ЗАГСның матурлыгын һәм җылысын тудыручы. Бэлла Ивановна, какшамас сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге һәм озын гомер теләп, аларга котлау открыткалары тапшырды.