50-60 ел бергә гомер иткән алтын парларны бу конне “Ильвина» ресторанына җыйдылар. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Минниханов үзенең чыгышында алтын парларыбызга соклануын, горурлануын әйтте һәм аларга сәламәтлек, хәерле гомер, бәхетле картлык теләде. Мәҗлес җыр-бию, котлаулар белән үрелеп барды.