«Граждан хәле актларын теркәү» программасы буенча квалификация күтәрү курслары

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

27.09.20021 – 29.09.20021 Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Антонова Анастасия Станиславовна Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Граждан хәле актларын теркәү» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды. Квалификация күтәрү курслары вазыйфаи бурычларны нәтиҗәле үтәү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр алуга юнәлдерелгән. ГХАТ органнары хезмәткәрләре өчен мондый квалификация күтәрү курслары ел саен үткәрелә. Аларның төп максаты – һөнәри осталыкны арттыру, Граждан хәле актларын теркәү буенча халыкка дәүләт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын камилләштерү, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International