Һәр кешенең тормышы гаиләдән башлана, ул һәрвакыт безнең һәрберебез өчен иң мөһим, изге һәм кыйммәтле булды һәм булачак. Безнең барлык шатлык-куанычлар, уңышлар гаилә белән бәйле. Барлык кешелек мөнәсәбәтләреннән, гаилә – иң борынгы һәм иң бөек.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә зирәклек, игелек һәм хөрмәт көне уңаеннан “Сүнмәс мәхәббәт!” бәйрәм циклы алып бара. 2021 елның 29 сентябрендә ГХАТ идарәсе белгечләре «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булдылар, анда хезмәткәрләр концерт программасы кысаларында Хәсәншиннар, Комиссаровлар, Арслановлар һәм Шишкиннар гаилсен туй юбилейлары белән котладылар.
Белгечләр гаилә парларына Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар, тату һәм бәхетле гаиләнең лаеклы үрнәге өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Шулай ук аларның исемнәре Түбән Кама никахлашу сараеның Мактау китабына кертелде.
Гаилә парларына чын күңелдән нык сәламәтлек һәм озын бәхетле гаилә тормышы телибез!