Хөрмәт, зирәклек һәм игелек көненә багышланган бәйрәм циклында катнашучы икенче пар – ирле-хатынлы Фаттахиевлар гаиләсе.
2021 елның 27 сентябрендә Фаттахиевлар гаиләсе 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Халыкта 30 еллык туй – энҗе туй исеме астында билгеле. Мондый озын һәм нык берлек чын мәхәббәтне еллар аша саклап калуны һәм еллар үткән саен җепкә сапланып барган энҗеләр, иң матур муенсага әверелүне раслый.
Бүген, 2021 елның 28 сентябрендә, Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу сараенда Фаттахиевлар гаиләсенең 30 еллык юбилее узды.
Илнур Галиәскәр улы һәм Гөлчәчәк Шәмсивәли кызы бүгенге көнгә кадәр язмышчан очрашуны хәтерлиләр. 1990 елның көзге көне Илнур, Гөлчәчәккә аның белән бергә армиядә хезмәт иткән сыйныфташыннан сәлам алып килә. Яшь кешеләр өчен бу очрашу бик мөһим, алар шунда ук бер-берсенә гашыйк булалар – бу беренче караштан мәхәббәт!
Гаилә тормышы елларында Фаттахиевлар гаиләсендә «лапочка» кызылары туа. Ул кызга инде 28 ел тулуга карамастан, ирле-хатынлы әнә шулай дип атыйлар.
ГХАТ идарәсе белгечләре Илнур Галиәскәр улы һәм Гөлчәчәк Шәмсивәли кызына нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, шатлык-куанычлар теләделәр һәм Мактаулы акт тапшырдылар. Ә юбилярларның исемнәре ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.