Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең тантаналар бүлеге җитәкчесе Николаевлар гаиләсен бәхетле туйлары белән котлады.

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

Октябрь ае үзенчәлекле көннән башлана – тормыш байлыгын белгән, күпне күргән кешеләрне олылау көненнән башлана. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә зирәклек, игелек һәм хөрмәт көне алдыннан “Сүнми торган мәхәббәт!” гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү булып узды.

      Беренче пар – ирле-хатынлы Николаевлар. 2021 елның 27 сентябрендә Аркадий Спиридон улы һәм Анна Степан кызы Мул туйларын билгеләп үттеләр. Юбилярлар 70 ел дәвамында бер-берсенә мәхәббәт һәм кайгыртучанлык бүләк итәләр.

     Алар балачактан ук таныш. Бер мәктәптә укыганнар, ишегалдында дус булып  йөргәннәр. Әмма 1944 елда 17 яшьлек Аркадийны Кавказга соңгы хәрби чакырылышка озаталар. Өйгә кайткач, ул инде кечкенә генә кыз Аняны түгел, ә олы, матур һәм бик сөйкемле кызны очрата. Алар шунда ук бер-берсен яраталар һәм 1951 елның 27 сентябрендә гашыйклар үз мөнәсәбәтләрен законлаштырырга карар кылалар.

   Ирле-хатынлы Николаевлар 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер әби-бабайны 8 онык һәм 16 оныкчык сөендерә.

   Бүген, 2021 елның 28 сентябрендә, Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең тантаналар бүлеге җитәкчесе Павлова Ксения Николаевлар гаиләсендә кунакта булып кайтты, юбилярларны истәлекле туйлары белән котлады.

   Аркадий Спиридон улы һәм Анна Степан кызы – тормыш зирәклеге, мәхәббәт һәм татулык үрнәге. 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән парга «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел»дигән Истәлек билгесе тапшырылды. Шулай ук ирле-хатынлы истәлекле бүләкләр алдылар һәм ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына үз имзаларын куйдылар.

    Николаевлар гаиләсенә чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер һәм гаилә бәхете телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International