ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2017 ел
җомга

24 ноябрь көнне көз аеның матур бәйрәмнәренең берсе – Әниләр көне уңаеннан Сарман районы Чураш авылында бик матур бәйрәм булды. Ул "Алтын көздә - алтын туйлар" дип аталган һәм Вәсимә, Рафис Талиповлар белән Филия, Инил Ишалиннарның бергә яшәүләренең 50 еллыкларына - алтын туйларына багышланган иде. Юбилярларны авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветеранннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, мәгариф бүлеге белгече Гөлфия Шакирова, балалары, туганнары, сабакташлары, дуслары котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Чыгышлар җырлар белән үрелеп барды.

2017 елның 23 нояберендә Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда юбилярлар парады узды.

24 ноябрьдә “Энергетик” мәдәният сараенда әниләр үзләренең бәйрәмен билгеләп үттеләр. Ул шәһәребез һәм районыбызда яшәгән данлыклы әниләргә багышланган иде. Районда әниләргә яшәү һәм тормыш итү өчен бөтен мөмкинлекләр бирелә. Бәйрәмгә күп балалылар, бала алып тәрбияләүче гаиләләр, уллары сугыш кырыннан кайтмый калган аналар, иҗат белән шогельләнүче гаиләләр һәм башкалар бар иде. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Чапков кайнар котлады.

Кайбыч муниципаль районы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган, үз эченә алган җырлы-моңлы тамаша узды.

Ә бәйрәмчә бизәлгән тамаша залында кичәгә килүче кунаклар, әниләр  Кайбыч муниципаль районы оешмалары, район мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар тарафыннан әзерләнгән концерт карап хозурландылар.

24.11.2017 елның  ГХАТ булеге культура булеге белән Әниләр көненә багышлап “Килен кайнана бер туфрактан” конкурс уткәрделәр. Конкурста 7 авыл җирлегеннән 7 гаилә катнашты. Гаиләләр төрле-төрле номинацияләрдә сынаштылар. Киленнэр белэн кайнанналар бик матур концерт номерлары эзерлэп алып килгэннэр.

Абульханова Амина 3410 гр. һәм 54 буй белән иртәнге 8-нче ноябрьда доньяга килә.

Халыкара аналар көне алдыннан, "Балалар шәһәр хастаханәсе перинаталь үзәгендә" Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре катнашында, булачак әниләр өчен, хокукый консультация узды.

Ел дәвамында нинди генә истәлекле көннәрне билгеләп үтмибез дә, бәйрәмнәр үткәрмибез! Район күләмендә аналарны данлау өчен бәйрәмне оештурычылар якшәмбене көтеп тормадылар – җәмга көнне авыллардан килгэн, оешма-учреңдениеләр вәкил итеп җибәргән аналар район мэдэният йортына җыелды. Бәйрәм сәхнәсенә башта икенче балалары туган гаиләләрне чакырдылар. Пенсия фонды район идәрәсе җитәкчесе Рәис Галләмов 3 гаиләгә ана (гаилә) капиталы алу өчен сертификат тапшырды. Аларны район ГХАТ бүлеге хезмәткәре Розадия Сафина да котлады.

24 ноябрьдә Апасның ЗАГС бинасында районыбызның 4 гаиләсе тантаналы шартларда ана капиталы сертификаты алды. Әниләр көне  уңаеннан узучы бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, районның пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина катнашты. Кабаттан әни булу бәхетен татыган аналар сертификатлар белән беррәттән яңа гына гаилә юлына аяк баскан парлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә дә лаек булдылар.

Әниләр Көне алдыннан "Казан" гаилә Үзәгендә гаилә тормышы юбилярларын котлау тантанасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International