"Казан" гаилә Үзәгендә унҗиде пар алтын һәм бриллиант юбилейларын билгеләп үттеләр.

2017 елның 24 ноябре, җомга

23 ноябрь көнне "Казан" гаилә үзәгендә юбилейларын билгеләп үтүче 17 пар булды. Әлеге парлар казанлылар өчен үрнәк булып торалар. Алар тугрылык, үзара аңлашу һәм мәхәббәт хисләрен озак еллар аша саклап килә алганнар. Җәмгыятькә лаеклы балалар һәм оныклар тәрбияләгәннәр.

 

Мөхтәрәм кунак буларак бу чарада Казан шәһәре Думасы депутаты Делюс Наил улы Сираҗетдинов катнашты. Ул юбилярларны әлеге әһәмиятле вакыйга белән котлап Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

 

Юбилярлар хөрмәтенә "Казан" гаилә Үзәге хезмәткәрләре тарафыннан ихлас һәм җылы котлаулар яңгырады. Тантананы алып баручы юбилярларны котлап җыр башкарды.

 

Без чын йөрәктән юбилярларны котлыйбыз! Аларга ныклы сәламәтлек һәм тагын бик күп бәхетле еллар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International