24 ноябрь көнне көз аеның матур бәйрәмнәренең берсе – Әниләр көне уңаеннан Сарман районы Чураш авылында бик матур бәйрәм булды. Ул "Алтын көздә - алтын туйлар" дип аталган һәм Вәсимә, Рафис Талиповлар белән Филия, Инил Ишалиннарның бергә яшәүләренең 50 еллыкларына - алтын туйларына багышланган иде. Юбилярларны авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветеранннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, мәгариф бүлеге белгече Гөлфия Шакирова, балалары, туганнары, сабакташлары, дуслары котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Чыгышлар җырлар белән үрелеп барды.