ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2017 ел
шимбә

90 яшьлек юбилейларын парлап каршы алучы бәхетле ветераннар Мияссәрә апа белән Зиннур абый Газизовлар Кәүҗияк авылында яшиләр. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин аларны олуг бәйрәмнәре белән котлады, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, изге теләкләр җиткереп, истәлек бүләге, күчтәнәчләр тапшырды.

2017 елның 18 февралендә Балык Бистәсе районында муниципаль хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе - Зарипова Миляуша, хатын-кызлар арасында, 2 урынга лаек булды.  Хабибуллин Рашат Хабреевич- Балык Бистәсе районының башкарма комитет җитәкчесе, җиңүчеләренә Дипломнар тапшырды.

  2017 елның 18 февраль көнендә Арча ЗАГС бүлегенең тантаналар залында “Гаиләм – гомер чишмәсе” исемле  25 ел бергә гомер иткән Айдар һәм Фәридә  Сафиуллиннар катнашында  бәйрәм үткәрелде.  Арча шәһәре ЗАГС бүлегендә юбиляр гайләнең көмеш туйлары расланды һәм “Көмеш туй” таныклыгы, истәлекле бүләк тапшырылды.

“Россия чаңгычылар” көненә һәр елны илебездә күмәк чаңгыда йөгерү уздырыла. Лаеш муниципаль районы өчен дә бу көн искәрмә булмады. Чаңгыда йөгерүдә кечесеннән олысына кадәр катнаштылар.  Финиш лентасын узганда һәр катнашучының йөзендә елмаю балкыды. Җиңүчеләр өчен концерт, диплом һәм кубоклар тапшыру оештырылды. “Россия чаңгычылар” узышында ЗАГС хезмәткәрләре дә катнашты.

2017 елның 18 февралендә Алабуга ЗАГС бүлегендә Смирновлар гаиләсенең көмеш туй юбилейлары узды. Тантананың кунаклары булып юбилярларның туганнары һәм дуслары булды. Бәхетле ир белән хатын гореф-гадәт буенча почет китабына имзаларын куеп калдырдылар.

     2017 елның  18 февраленда Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2017 елның өч йөзенче пары үзенең никахын теркәде. Бу бәхетле пар – Камаловлар Наиль һәм Ольга!

      2017 нче елның 18 февралендә Чаллы шәһәренең Яр буенда бөтен – күләм “Чаңгы ярышлары” узды. Бөтен Россия масса – күләм ярышлары  1982 нче елдан бирле уздырыла.

     Ярышларда ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре дә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International