ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

  2017 нче елнын 13 нче февраль көнендә Саба муниципаль районы Тимершык авылында яшәүче Минһаҗетдин Җамалиев үзенең  90  яшьлек юбилеен каршылады. Минһаҗетдин абыйны тәбрикләргә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, якыннары, туганнары килгән иде. Алар Минһаҗетдин абыйга исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр хәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Шушы көннәрдә Теләче районы Җәнәй авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәне Әлфинур апа Бәширова үзенең  туган көнен билгеләп узды. Оныклар, оныкчыкларга бай булган Әлфинур әбигә 90 яшь тулды. 

Актаныш муниципаль районында атна саен спорт ярышларын үткәрү матур гадәткә керде. Бу атнаның якшәмбе көнендә чаңгы трассасында гөрләп чаңгы ярышы үтте. Ярышта балалар бакчаларыннан башлап - бөтен мәктәпләр, укытучылар, оешма җитәкчеләре, район Башкарма комитетының бүлек мөдирләре, хезмәткәрләре актив катнашты. Район ЗАГС бүлеге  дә ярышның алгы сафында булды.

2017 елның 13 февралендә Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия укучылары өчен “Гаилә” дәресе узды.

      Бүген, 13 февраль көне авыл районнары арасында узучы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт яратучы гаиләләр ярышларында Әлдермеш авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Сабировның гаиләсе 3 призлы урынга лаек булды. Байлар Сабасында узган ярышта 21 команда катнашты.

Романтик бәйрәмнәрнең берсе февраль уртасына туры килә. Бөтен дөнья буенча миллионлаган кешегә шарлар, йомшак аюлар, шәмнәр һәм сөйкемле открыткалар ошый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International