2021 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 600нче сабый тууы теркәлде. Кристина Сергеевна һәм Алексей Леонидович Шаламовлар гаиләсендә София исемле кыз туды, бу исем грек теленнән тәрҗемә иткәндә, “зирәк” дигәнне аңлата. Шаламовлар гаиләсендә ул инде икенче бала.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Софияга һәм аның әти-әнисенә ныклы сәламәтлек, бәхетле киләчәк теләделәр. Бөгелмә бала тудыру йортында әнигә сабыйның беренче документын – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хаты тапшырылды.