Чистай ЗАГС бүлегендә гаилә дәресләре үткәрелде

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Яңа уку елы башланды, ә аның белән бергә җәйге каникуллардан соң Никахлашу сарае базасында гаилә алып бару дәресләре яңартылды.

 2021 нче елның 29 нчы сентябрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Чистай шәһәренең «5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе укучылары булып кайттылар.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Динара Наилевна Җәләлова укучылар белән Никахлашу сарае бинасы тарихы, демографик күрсәткечләр, гаиләнең мәгънәсе, аның кеше тормышындагы аерым роле турында әңгәмә корды, аларны гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, гаилә учагының җылылыгын һәм ныклыгын саклау, аерылышу һәм балаларны дөрес тәрбияләү куркынычы барлыкка килгән очракта гаиләне саклау кагыйдәләре белән таныштырды.

Балалар ГХАТ бүлеге архивын, тантаналар залын бик теләп карадылар, никах, ата-ана, туучылар саны, үлем-китем һ. б. кебек төп гаилә категорияләре турында белем алдылар.

Никах теркәү тантанасын модельләштерү формасындагы тренинг чараның үзенчәлеге булды, аның ярдәмендә яшь аудитория никахка керүчеләрнең үзара мөнәсәбәтләренең серлеген «тойды».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International