2021 елның сентябрь аенда Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә беренче булып агымдагы елның икенче игезәкләре туу турында акт язулары теркәлде. Сентябрь аенда ГХАТ бүлеге тарафыннан барлыгы 11 бала туу теркәлде. Статистика буенча, сентябрь аенда туган балалар, укуда югары нәтиҗәләр күрсәтәләр, аларга гуманитар һәм төгәл дисциплиналары бертигез җиңел бирелә. Алар башкаларга караганда ешрак түгәрәк отличниклар булалар. Ә абруйлы уку йортлары студентлары арасында 20%ты нәкъ менә сентябрь аенда туганнар.