ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

90 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан Гыйльмиҗамал Хәйруллинаны якыннары, балалары, белән бергә район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова да котлады. Ул юбилярга район башлыгы Равил Кузюровның котлауларын ирештерде. Һәм бүләген тапшырды. Гыйльмиҗамал Мәрдегалимовна тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстергән. Бүген ул 5 онык һәм 7 оныкчыгына шөкерана итә.

     Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Давыдовлар гаиләсе үзләренең олы бәйрәмнәрен, зөбәрҗәт туйларын үткәрергә җыелдылар. Тирә-яктагыларга җылылык һәм бәхет чаткыларын сирпеп алар 55 ел бергә матур, тату гомер иткәннәр.

Баулы муниципаль районында тантаналы рәвештә 19 яшьүсмергә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Яшь гражданнарны  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова, эчке эшләр министрлыгының Баулы районындагы миграция бүлеге хезмәткәре Илүсә Исмагилова котладылар.

Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге ярдәме белән оештырылган хатын-кыз матурлыгы флешмобы узды. Мондый чара инде дүртенче тапкыр үткәрелде. Яңгыр явуга карамастан, гүзәл зат ияләре ГХАТ бүлеге каршындагы мәйданга җыелды.

Моннан нәкъ 1 ел элек төзелеп, файдалануга тапшырылган купшы ЗАГС бинасының никахны теркәү  залында быел икенче сабыйлары туган бәхетле әни-бәбиләргә 4 августта унберенче тапкыр Ана капиталы сертификаты тапшырылды.

4 августта Алабугада Куличковлар гаиләсе 50 еллык юбилей тантанасы уздырдылар. Тормыштагы барлык авырлыкларны бергә җиңеп чыкканнар. ЗАГС бүлеге хезмәткәре Е.Семенованың тантанасына килеп, мактау кәгазе тапшыруы алар өчен куңелле сюрприз булды.

Өйдән чыгып яр астына төштең исә чишмә челтерәве ишетелә. Үз тырышлыгы белән матурлаган чишмә янына килеп, аның белән серләшергә, аның агышын тыңларга гадәтләнде Илгизәр абый. Саф сулы, үзгә моң белән агучы чишмә белән аның яшәешендә дә уртаклык бар кебек. Сарман районы Иске Кәшер авылында яшәүче Зарипов Илгизәр абый һәм Дәрья апа хилафлык кылмый, 48 ел бергә матур гомер кичерделәр. Туган илгә эшчән, әхлаклы уллар-кызлар үстерделәр.  Бүген бергәләшеп, оныклары белән чишмәләр тарихын өйрәнүне шушы чишмәдән башладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International