Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар өчен консультация узды

2021 елның 7 августы, шимбә

2021 нче елның 7 нче августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак яшь парлар өчен "сорау-җавап" форматында атна саен үткәрелә торган консультация булып узды. ГХАТ Идарәсенең тантаналар бүлеге белгече Альмира Имамиева якын арада никахларын теркәргә җыенучы кияү һәм кәләшләрнең сорауларына җавап бирде.

         Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый парлар 23 иде. Һәм монда гаҗәп нәрсә дә юк, чөнки август туй өчен иң популяр җәй ае дип санала. 

         Мондый очрашулар парларга никахлашу көнендә куркыныч хәлләрдән котылырга һәм ГХАТта булуны уңайлы итәргә булышыр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International