Сез ата-бабаларыбыз тәкыя кояш символы булуын белә идегезме? Аны тормышның барлык мөһим этапларында да диярлек кулланганнар: дини йолаларда, бала туганда, туй ритуалларында, барлык бәла-казалардан һәм күңелсезлекләрдән саклану кебек.
Безнең Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Ныклы гаилә – уңышлы шәһәр!” бәйрәмендә “Мин тәкыя үрәм, яратканыма бүләк итәм” дип исемләнгән тәкыя үрү буенча мастер-класс үткәрелде.
Кызлар рус халык киемнәрендәге тезмәләргә тезелеп, барлык теләүчеләрне дә кыр чәчәкләреннән тәкыя ясарга өйрәттеләр. Теләге булган һәркем үз куллары белән үрелгән тщкыя белән фотога төште.