Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе коллективы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә «Гаилә капкалары» әйлән-бәйләндә катнашты.

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Төрле халыкларның ярататкан, теләп бәйрәм иткән һәм буыннан буынга күчеп килгән бәйрәмнәре бик күп. Аларның кайберләре тирән гасырлардан тамыр алган, кайберләре исә яңа килгән. Россиянең яшь бәйрәмнәре исемлегенә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне керә. Әйлән-бәйләннең могҗизсы нәкъ менә аның кулга кул тотышып, бер-береңә ярдәм итеп, шатлык белән алмашуда тора. Халык фольклор ансамбле башлап җибәргән "Гаилә капкалары" дип исемләнгән әйлән-бәйләнендә башта яңа өйләнешкән ирле-хатынлы, ә аннан соң ГХАТ идарәсе коллективы да бәйрәм кунаклары белән берлектә катнашты. Күңелле бию һәм лирик җырлар берәүне дә битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International