Чистай муниципаль районында 200 нче парны теркәделәр

2021 елның 8 августы, якшәмбе

2021 нче елның 7 нче августында Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Рушан һәм Айгөл Сафиуллинарның никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр. Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды.

Алар 2021 елда Чистай муниципаль районында никах теркәгән 200 нче парның юбилей пары булдылар, бу яшь гаилә өчен көтелмәгән хәл булды.

Тантаналы теркәү "үзенчәлекле" сценарий буенча үткәрелде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре аларга беренче гаилә документы – никахлашу турында таныклык тапшырдылар, шулай ук яшьләрне гаилә корулары белән котладылар, символик бүләк тапшырдылар.

Яңа өйләнешкән парларга ныклы гаилә корырга, бер-береңә ярдәм итәргә һәм аңларга, мәхәббәт һәм тугрылык, ышаныч һәм хөрмәт белән бергә яшәргә язсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International