31 нче июль көнне Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 100 никах теркәлде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Нурзидә Җиһаншина, Когтев Виктор һәм Газизуллина Гүзәлне җылы сүзләр белән котлады. Бары мәхәббәт кенә ике гомер, ике язмыш, ике йөрәкне берләштерә. Виктор Константинович һәм Гүзәл Марсильевнаны гаилә корулары белән котлыйбыз. Мәхәббәтегезне саклагыз, аны еллар аша алып барыгыз һәм бәхетле булыгыз!