Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе коллективы Түбән Кама шәһәре яр буенда никах теркәү тантанасын үткәрде

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

 “Ныклы гаилә – уңышлы шәһәр!” Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Шәяхмәтовлар Илдар һәм Фирүзә никахларын теркәү тантанасы булып узды. Тантана татар телендә һәм татар халкының гореф-гадәтләренә туры китереп үткәрелде. Яшьләр традиция буенча әти-әниләренә бүләкләр тапшырдылар һәм туй торты урынына бер-берсен баллы чәк-чәк белән сыйладылар.

 Матур пейзаж фонында яшь пар бәйрәм кунакларын беренче туй биюе белән таң калдырдылар. Шуннан соң Петр һәм Феврония гимны астында «Капелла» ансамбленең гүзәл башкаруында ак күгәрченнәрне күккә очырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International