Һәр бәйрәм якты һәм матур фотографияләрдән башка була алмый. Моны аңлап, бәйрәм кунаклары өчен " Нык гаилә – уңышлы шәһәр!» бәрәменә без берничә фотозона оештырдык. Бәйрәмдә катнашучылар һәм түбәнкамалылар ромашкалар бәйләме тотып утырган аю, бәйрәм символлары – ромашка белән бизәлгән баннер, Түбән Кама никахлашу сарае социаль бите янында фотога төштеләр.
Зур Тедди аюлары курчаклары түбәнкамалыларга флажоклар һәм ромашкалы беләзекләр тапшырдылар. Яр буе буйлап йөрүче һәр кеше матур кадрлар ясый алды.
Без саклаган фото – безгә мөһим истәлекне чагылдыра. Хәзер чарада катнашучылар һәм кунакларның яшь һәм әһәмиятле Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне турында истәлек калачак.