Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсеннән «Гаилә бәхетенең кояшлы буяулары» фотовернисаж

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Халыкара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – һәрберебезгә кагылышлы бәйрәм. Борынгылар: «Дәүләт – ул зур гаилә, ә гаилә – ул мәхәббәттә саклана торган кечкенә дәүләт», - дигән.

 «Гаилә бәхетенең кояшлы буяулары» фотовернисажы кунакларны каршы алды һәм бәйрәм кәефе биреп торды. Ул теләге булган һәркемгә Түбән Кама ГХАТ Идарәсе коллективының эшен эчке яктан карарга мөмкинлек бирде. Шәһәр халкы беренче регистратор белән Түбән Камада туган беренче баланың, алтын туй һәм гаилә юбилейлары ничек барышын, шулай ук исем кушу һәм язылышу тантанасы уникаль фото сүрәтләрен күрә алдылар.

 Янәшәдә генә балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең эшләре вернисажы урнашкан. Балалар рәсемнәрендә, һәр гаилә уникаль, барлык рәсемнәр дә балаларга гына хас булган эчкерсезлек, якыннарына карата мәхәббәт һәм наз белән балкый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International