Күркәм традиция буенча 8 июльдә илебез күркәм бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтә. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе коллективы бу көнне һәр гаиләгә нык сәламәтлек, бер-береңә җылы мөнәсәбәт, тату, аңлашып яшәүләрен тели.
Күп балалы гаиләләргә, тәрбиягә бала алган гаиләләргә күңелләре киң булганга, сабырлыклары һәм кайгыртучанлыклары өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Ә яшь гаиләләргә озак еллар эчкерсез мөнәсәбәтләрне саклаучылардан үрнәк алып яшәүләрен телибез.
Бәйрәм белән!