Музей территориясендә урнашкан «Гаилә бәхете навигациясе» дигән тагын бер кызыклы мәйданчык турында сөйләргә телибез. Ул “Бәхетле хатын-кызлар шәһәре” проекты кысаларында “Хатын-кызлар кадемиясе” укучылары өчен оештырылган иде. Анда психолог һәм «Карнавал» курчак театрына нигез салучы Хәмидуллина Елена Васильевна чыгыш ясады.
Елена Васильевна үзенең тормыш тарихы һәм гаилә бәхете серләре белән уртаклашты. Бу аяз, кояшлы, җәйге көндә катнашучылар өчен өстәл оештырылды, анда облепиха, әфлисун һәм мятадан салкын эчемлекләр тәкъдим ителде. Уңайлы пуфик һәм пледларда утырып, җиңел, күңелле әңгәмә вакытында кызлар бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат алдылар. Очрашу күңелле һәм дустанә атмосферада узды.