Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

2021 елның 8 июлендә Кама яр буе янә шәһәр чарасы өчен ачык мәйданчыкка әверелде. Әсхан Фәтхетдинов музее территориясендә “Нык гаилә – уңышлы шәһәр!” Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара булып узды.  

         Тантаналы шартларда Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов "Гаилә – Түбән Кама горурлыгы" муниципаль конкурсында җиңүче биш парга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырды.

         Шулай ук бу кояшлы һәм ачык җәйге көндә шәһәребез тагын бер матур яңа гаилә белән тулыланды. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ирле-хатынлы Шәяхмәтовлар Илдар һәм Фирүзә ир һәм хатын булдылар.

         Музей территориясендә урнашкан интерактив мәйданчыклар беркемне дә битараф калдырмады. Гаилә белән балалар өчен «Бәхет символы» дигән кул эшләре буенча мастер-класска барырга, «Мәхәббәт көйләре» камер-оркестры чыгышын тыңларга, балалар өчен “Балачак – мин һәм син!”, шулай ук балалар сәнгать мәктәбенең яшь рәссамнарының «Гаилә бәхетенең кояшлы буяулары» дип исемләнгән күргәзмәсе белән танышырга мөмкин булды. Шәһәребезнең гүзәл затларына «Бәхетле хатын-кызлар шәһәре» проекты кысаларында хатын-кызлар академиясенең «Гаилә бәхете навигациясе» дәресен карау кызык булды. Чара ахырында теләге булган һәркем шәһәрнең «Гаилә капкалары» халык фольклор ансамбле үткәргән күңелле әйлән-бәйләндә катнаша алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International