Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Мәхәббәт могҗизасы» дигән чара узды.

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Бергә булу бәхете» дигән чаралар дәвам итә. Бездә кунакта “Матрешка” шәһәрнең балалар клубы сабыйлары.

 Балалар, никахлашу Сараеның төп залында булып, «ГХАТ» ның нәрсә икәнен һәм гаилә барлыкка килүен, туу турында таныклыкның нәрсә икәнлеген белделәр, мавыктыргыч уеннар уйнадылар. Шуларның берсе - «Ромашка – бәхет чәчәге".

 Очрашу Түбән Кама ГХАТ Идарәсе архивы белән танышу һәм нәниләргә @nkzags тан баллы күчтәнәч өләшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International