2021 нче елның 6 нчы июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина журналистлар белән агымдагы елның 1 нче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча брифинг үткәрде.
Түбән Каманың төп басмалары һәм телеканаллары вәкилләре формаль булмаган шартларда үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә һәм җитәкче белән шәхсән аралаша алдылар.
Идарә башлыгы Бэлла Махотина журналистларга Түбән Кама муниципаль районындагы демографик хәл турында сөйләде. Шулай ук җитәкче 8 июльдә Кызыл Чишмәдә халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музеенда булачак Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Ныклы гаилә – уңышлы шәһәр!” дигән бәйрәм турында сөйләде.