Әгерҗе районында медаль тапшыру

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә әгерҗелеләр – Илгиз Габбас улы һәм Зөлфия Мулланур кызы Ваһаповларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды. Алар районда бу бүләккә лаек булган ундүртенче пар.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Россиядә 2008 елдан бирле билгеләп үтелә. Безнең районда бу матур бәйрәм көнендә ныклы гаилә корып, бер-берсенә тугрылык саклаган һәм лаеклы балалар тәрбияләп үстергән парларны хөрмәтләү матур гадәткә әйләнде.

Ваһаповлар гаиләсе 45 ел буена бер-берсен яратып тату гомер итәләр. Менә дигән ике бала үстерделәр. Бу гаилә Әгерҗедә зур абруйга ия. Илгиз Габбас улы отставкадагы полиция подполковнигы. Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр Министрлыгында 25 ел хезмәт иткән. Аның тормыш иптәше Зөлфия Мулланур кызы көнкүреш хезмәте өлкәсенә 26 ел гомерен багышлаган. «Гүзәл» эре тармаклы кулланыш товарлары җитештерү һәм хезмәт күрсәтү предприятиесенең генераль директоры постын биләгән. Һәр ата-ананың горурлыгы – ул балалар. Уллары Радик әтисе юлын дәвам итеп РФ Эчке эшләр Министрлыгының Мәскәү юридик институты Ижау факультетын тәмамлаганнан соң 23 ел Эчке эшләр органнарында хезмәт куя. Шулай ук отставкадагы полиция подполковнигы. Хәзерге көндә ТР Әгерҗе муниципаль районы буенча МУП «Төзелеш идарәсе» директоры. Кызлары Рената Казан шәһәрендәге «ТИСБИ»ның идарә университетын тәмамлаган. Банк системасында эшли.

Ваһаповлар тормышта иң кыйммәте – гаилә икәненә нык ышанып яшиләр. Алар, бер-берсен аңлап, шатлыкларын һәм борчуларын бүлешеп яшәү белән бәхетле.

Һичшиксез, юбилярларның тормышы яңа гаилә коручы яшь парлар өчен матур үрнәк. Бүгенге Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Акбашев Артур Өлфәт улы Ваһаповлар гаиләсен бәйрәм белән тәбрикләде һәм изге теләкләрен җиткерде.  «Гаилә – ул җәмгыятьнең нигезе. Безнең районда сезнеке кебек нык гаиләләр күбрәк булсын. Өегез һәрвакыт сезнең якыннарыгызның йөрәк җылысы белән тулып торсын», - диде ул медаль тапшырганда.

ЗАГС хезмәткәрләре дә бәхетле парга истәлек бүләкләрен тапшырып  үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International