Бар табигать бөреләнеп чәчәк аткан вакытта, кояшта бар җылысын, якты нурын мул итеп кешеләргә өләшкән вакытта бик матур бәйрәм - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме билгеләп үтелә. Алтын туйларын билгеләп узган, матур гаилә корып, тату-тигез гомер кичергән парларга Россия президенты указы нигезендә мәхәббәт һәм тугрылык медале булдырылды.
Быел бу медальгә Смәел авылында 53 ел бергә кулга кул тотынып, уйны уйга ялгап гомер кичерүче Гөлсем һәм Фаварис Галиевлар лаек булды. Аларга медальне җылы теләкләрен юллап, район башлыгы Рамил Нотфуллин тапшырды.
Алтын туйларын билгеләп үтүче Гөлзада һәм Мансур Закировлар, Рузилә һәм Әгъләмҗан абый Нигъмәтҗановлар, Зоя һәм Александр Федоровлар, Нурсия һәм Тимербулат Гафаровларны истәлекләре көннәре белән район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фирая Хәкимҗанова котлады.