Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

2021 елның 8 июль  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Алексеевск районы хакимиятендә ГХАТ бүлеге белән берлектә, Мәхәббәт һәм тугрылык өчен медаль тапшыру тантанасы узды. Медальне, рубин туйларын билгеләп үтүче Минихановлар гаиләсенә тапшырдылар, бәхетле гаиләдә өч бала, һәм биш онык үсә.

Миниханов Рәмис Гимранович һәм Нурсидә Әсхәтовна районыбызның үрнәк гаиләсе, икесе дә тормышларын педагогоикага багышлаганнар. Нурсидә Әсхәтовна гомер буе мәктәптә математика һәм физика укытучысы булып эшләгән, Рәмис Гимранович мәгариф булегендә өлкән белгеч. Район башлыгы Демидов С.А. Минихановлар гаиләсен җылы итеп котлады, парларга медаль һәм буләк тапшырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International