Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан күп балалы парны уллары туу белән котладылар!

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм алдыннан, «Демография» милли проекты кысаларында, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге Тимершаеховлар гаиләсен уллары Егор туу белән котладылар.

Дамир Тимерша улы һәм Любовь Николаевна биш бала тәрбияләп үстерәләр. Әтигә документлар һәм кечкенә генә бүләк тапшырдылар, зур һәм тату гаиләгә иминлек һәм чәчәк ату теләге белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International