Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

8 июльдә Россия Федерациясендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» билгеләп үтелә.

 Гасырлардан безгә килгән бу якты, рухи мәгънә белән баетылган  бәйрәм гаилә парларының ныклыгын, никах институтының әһәмиятен, мәхәббәт, тугрылык, гаиләнең мәңгелек кыйммәтен символлаштыра.

Гаилә, җәмгыятьнең төп элементы буларак, традицион кыйммәтләрне һәм нигезләрне, мәдәниятне һәм буыннарның тарихи дәвамчанлыгын саклаучы, тотрыклылык һәм үсеш факторы булды һәм шулай булып кала да. Нәкъ менә гаиләдә, туганнарыбызда, якыннарыбызда без авыр минутларда ярдәм эзлибез һәм табабыз, алар белән бергә тормыштагы яхшы үзгәрешләргә шатланабыз.

Безнең илдә йөз елдан артык гаилә тарихларының һәм кеше язмышларының төп елъязмачылары булып гражданлык хәле актларын теркәү органнары тора.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе һәм шәхсән үз исемемнән барлык татарстанлыларны бәйрәм белән котлыйм! Өй учагының җылысын, ихлас хисләрне һәм гаилә мөнәсәбәтләренең гармониясен саклавыгызны телим!

Сезнең гаиләләрдә һәрвакыт үзара аңлашу һәм хөрмәт хөкем сөрсен, билгеләнгән планнар уңышлы тормышка ашсын! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! 

Татарстан Республикасы

Министрлар Кабинетының

гражданлык хәле актларын

теркәү идарәсе башлыгы,

«Ныклы гаилә» Федераль партия

проекты координаторы                                                                                      Г.Р. Нигъмәтуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International