Бала туу-ул гаиләдә барлык туганнар һәм якыннар өчен зур шатлык! Ә игезәкләр туу-икеләтә бәхет!Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендәДамир һәм Елена Шәйдуллиннар гаиләсендә игезәкләр туу очрагын теркәде. Мәрьям исемле кыз һәм Марат 2020 елның 30 апрелендә 2 минут аерма белән дөньяга килә.
Бәхетле ата – аналарга сабыйларның беренче дәүләт документларын-туу турында таныклыкларны һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткаларын тапшырганда, ГХАТ бүлеге белгечләре яшь ата-аналарны котлап, аларга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр.