2020 елның 26 февралендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Кашаповлар Фаел Физаель улы һәм Ляйсан Фагим кызы гаиләсендә булды. 25 февралендә аларның кызлыры һәм уллары туды. Яңа туган сабыйларга Самир һәм Эмилия исемнәре кушылды.
Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын, туу турында таныклыклар тапшырдылар.
Өегезгә нур өстәп шатлыклы зур бәхет килгән, сөенечегез белән котлыйбыз! Сабыйларның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүеләрен телибез.