Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Девәтернә авылыннан Гәрәевлар гаиләсе 2020 елның 25 февралендә 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтте. Фәтхрахман Сабир улы һәм Сания Садыйк кызы өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүген дүрт онык тәрбияләүдә булышалар.
Хуҗалык башлыгы Фәтхрахман Сабир улының хезмәт эшчәнлеге техника белән бәйле, ул озак еллар кранчы, колхозда, леспромхозда тракторчы булып эшләгән. Сания Садыйк кызы хезмәт юлын Девятернә авыл Советында хисапчы булып эшләүгә багышлый.
Гараевларны алтын юбилейлары белән Әгерҗе муниципаль районы башлыгы урынбасары Нурисламов Ришат Тимер улы котлады, район Башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.