Чистай районында Халиуллиннар гаиләсендә игезәкләр туды

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

2020 елның 25 февралендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Гөлнара һәм Ленар Хәлиуллиннар гаиләсендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан беренче игезәк балалар тууы теркәлде. Бәхетле әти Ризван һәм Рәйхан исемле ике улларының барлыкка килүенең зур шатлыгы белән уртаклашты.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре туу турында таныклыклар белән бергә гаилә башлыгына кечкенә бүләкләр, ЗАГС бүлегеннән котлау открыткасы һәм Татарстан Республикасы Президенты имзалаган котлау папкасы тапшырдылар. Шулай ук балалар тәрбияләүдә ир белән хатын – кызның, әти белән әнинең яхшы мөнәсәбәтләре, балалар нык һәм тату гаиләдә кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтелсен иде, дип теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International