Лашман авылында туып үскән Илшат Садыйков һәм Айсылу Әбүнәгыймова Чирмешәндә тантаналы шартларда никахларын теркәделәр. Садыйковлар гаиләсе өчен әлеге көн икеләтә истәлекле. Бүген яшь гаиләгә никах теркәү турында таныклык белән бергә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медале дә тапшырдылар.
«Олыларны хөрмәт итеп, алар белән киңәшләшеп, туганнарыгыз, дусларыгыз белән бер-берегезгә булышып, бер-берегезне күз карашыннан аңлап гомер итегез!», – диде тантанада катнашкан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова.